Телефон мошенниклары кешеләрне алдауның яңа ысулын куллана башлаган
Россиядә телефон мошенниклары кешеләрне алдауның яңа схемасын куллана башлаган. Әңгәмәдәшенең ышанычын яулау һәм аның шәхси мәгълүматларын белү өчен, алар мошенниклыкны берничә этапка бүлә. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде.